news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Авыл хуҗалыгы яхшы тизлектә үсә – елына 3 процент

Владимир Путин: Авыл хуҗалыгы яхшы тизлектә үсә – елына 3 процент
Фото: © "Татар-информ"

Авыл хуҗалыгы – Россия икътисадының төп тармакларының берсе, ул яхшы тизлектә үсеш ала – елына 3 процент. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

«Авыл хуҗалыгында барган хәлләр куандырмый калмый. 1986 елда Советлар Союзы 35 млн тонна бөртекле ашлык сатып алган, ә былтыр без 66 млн тоннаны экспортка чыгардык. Экспорт 2000 елда ук башланды, ләкин ул 1,3 млн тонна гына иде», – диде Путин.

Ул Россиянең азык-төлекне дөнья базарына чыгаруда өч эре экспортер санына керүен ассызыклады. Ә бодай буенча ил дөньяда беренче урында тора.

«Ун ел дәвамында тотрыклы рәвештә 100 млн тоннадан артык уңыш җыябыз. Экспорт операцияләре өчен һәрвакыт зур ресурс», – дип билгеләп узды.

Президент сөт һәм яшелчә-җиләк-җимеш продукциясе белән бәйле проблемалар булуын, ләкин бу юнәлештә үсеш программасы эшләнүен әйтте.

«Мөһим проблемаларның берсе – авылда социаль мәсьәләләр: торак, мәдәният, мәгариф. Авылның социаль-икътисади үсеше программасы бар, ул финанслау белән тәэмин ителгән. Бу аздыр, мөгаен. Ләкин иң мөһиме –авылда яшәүчеләрнең матди хәлен күтәрү, керемнәрен арттыру. Калган сораулар чишелеше шуннан торачак», – дип ассызыклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100