news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклау тармагын яхшыртырга кирәк

Бу юнәлештә җирле хакимият яхшырак эшләргә тиеш, ди Президент.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында сәламәтлекне саклау тармагындагы проблемалар турында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сәламәтлекне саклау өлкәсендә Путин 3 төп проблеманы билгеләде. Шуларның беренчесе – беренчел медицина ярдәменең кешеләргә барып ирешүе. Бу юнәлештә ФАПлар ачыла, мобиль бригадалар булдырыла, дип сөйләде Владимир Путин. Ул авылларда медицина хезмәтен яхшыртырга кирәк, дип белдерде.

Тармактагы икенче проблема – кадрлар җитмәве, дип саный Президент.

Өченче проблема – халыкны дарулар белән тәэмин итү. Федераль бюджет тарафыннан каралган барлык акчалар төбәкләргә җибәрелде, ә менә җирле хакимиятләр эшләп җиткерми, дип белдерде Президент.

Гомумән, Россия халкын борчыган төп проблемалар арасында Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсен атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100