news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: “АвтоВАЗ” продукциясе дөнья стандртлары дәрәҗәсендә булырга тиеш”

РФ Премьер-министры Россия автозаводын модернизацияләү юлларын билгеләде

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). РФ Премьер-министры Владимир Путин турыдан-туры эфирда гражданнар белән аралашу вакытында Россия автозаводын модернизацияләү юлларын билгеләде.
Аның сүзләренчә, “АвтоВАЗ” совет вакытында оештырылган һәм ябык базар шартларында көндәшлелеккә ия булу сәләтен югалткан. Бүген предприятиене коткарып була әле, завод дөнья стандартлары дәрәҗәсенең яңа модель рәтенә чыгарга мөмкин. Моның өчен җитештерү куәте һәм квалификацияле кадрлар да бар.
Владимир Путин дәүләт “АвтоВАЗ”ка ярдәм итеп 50 млрд. сум бүлеп бирәчәк, дип белдерде. Франциянең “Рено” компаниясе үз чиратында технология, җиһазлар, ноу-хау итеп 300 млн. евро кертәчәк.
“АвтоВАЗ” продукциясе дөнья стандартлары дәрәҗәсендә булырга тиеш”, - дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы. Аның сүзләренчә, киләчәктә “Лада” брэнды белән бөтенләй яңа автомобиль чыгарга тиеш.
“АвтоВАЗ”ны әкренләп реструктуризацияләгәндә күпләп эштән азат итүләр булмаячак, дип билгеләп үтте Владимир Путин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100