news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин автотранспорт хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

Россия лидеры үзенең котлавында автотранспорт хезмәткәрләре һөнәрен бүгенге көндә әһәмиятле һәм ихтыяҗы булганнар рәтендә дип атаган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорт хезмәткәрләре һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Котлауда Россия лидеры автотранспорт хезмәткәрләре һөнәрен бүгенге көндә әһәмиятле һәм ихтыяҗы булганнар рәтендә дип белдерде.

«Автотранспорт комплексы ил икътисадының мөһим стратегик тармагы булып тора, илнең сәнәгать һәм технологик мөмикнлеген ныгытуда, төбәкара һәм халыкара элемтәләрне үстерүдә зур әһәмияткә ия. Һәм әлбәттә, аның ышанычлы, өзлексез эшләве кешеләр тормышының сыйфаты белән бәйле», – дип белдерә Путин.

Искәртеп узыйк, Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен Россия, Беларусь, Украинада билгеләп узалар. Автомобильләр дөнья тарихы вакыйгаларында әһәмиятле эз калдырган. Моңа 1885 елда кулдан ясалган автомобильләрне беренче тапкыр сынау, 1894 елда дөньяда беренче автомобиль ярышлары уздыру, 1903 елда бөтен дөньяга танылган «Форд Мотор» автомобиль компаниясенә нигез салыну һәм башкалар керә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot