news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин автомобильчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президенты автотранспорт өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

Владимир Путин автомобильчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин автотранспорт комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау тексты Крмель сайтында чыкты.

Автотранспорт комплексы чын мәгънәсендә ил икътисадының төп тармагының берсе, база өлеше булып тора, диелгән әлеге текстта.

Путин әйтүенчә, илнең сәнәгать, аграр мөкинлекләре ныклыгы, шулай ук кешеләрнең сыйфатлы һәм уңайлы тормышы әлеге тармакның өзлексез, динамик рәвештә эшләвеннән тора.

Россия Президенты автотранспорт өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм куллану мөмкинлеген арттыруга зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

  • Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан үз котлавын тармак ветераннарына һәм автотранспорт предприятиясе хезмәткәрләренә җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot