Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин автомобиль һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләрне котлады

Россия Президенты Владимир Путин автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Телеграмманы Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.
Дәүләт башлыгы бу өлкәдә эшләүчеләрнең компетентлылыгына һәм квалификациясенә, аларның үз һөнәрен яратуына Россия шәһәрләре һәм төбәкләре арасында өзлексез элемтә булу гына түгел, ә Ватан икътисады, авыл хуҗалыгы, сәнәгать үсеше, шулай ук гомумән кешеләрнең тормыш сыйфаты да бәйле, дип белдерде.
«Бүген сезнең алда тармакны тамырдан модернизацияләүгә, аның инфраструктурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы, ихтыяҗлы бурычлар тора», — диелә телеграммада.
Путин дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар ярдәмендә бөтен ил буенча җәмәгать транспорты яңартылуын, алдынгы экологик стандартлар һәм цифрлы технологияләр кертелүен искәртте. Транспортта кешеләрне ташу иминлеге һәм аларның күләме арта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз