Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы утырышны ачты
«Аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы утырышны Казандагы БРИКС саммитының өченче көнендә Россия Президенты Владимир Путин ачып җибәрде. Ул хәзерге вакытта Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә бара.
«Барыгызны да «аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы утырышта сәламләвемә шатмын. Мондый киңәйтелгән формат үзен яхшы яктан күрсәтте һәм берләшмә әгъзаларына дусларыбыз һәм партнерларыбыз белән турыдан-туры һәм ачык әңгәмә корырга мөмкинлек бирә. Бу юлы Россия рәислеге илебезнең иң якын күршеләрен чакырды. Безне – дус булган илләрне – уртак тарих берләштерә. Биредә шулай ук БРИКС белән тыгыз хезмәттәшлекне булдырырга теләүче, киләчәктә берләшмәдә әгъза булу мөмкинлеген караучы дәүләт җитәкчеләре дә бар», - диде Владимир Путин утырышны ачкан вакытта.
- БРИКС – 2006 елда нигезләнгән илләр берләшмәсе. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек Россиягә күчте.
- Казандагы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучыларның 16 нчы очрашуы. Оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләре туры килә торган икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз