news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итәргә кушты

Алар ташламалы шартларда ипотека кредитлары ала алачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә сәламәтлек саклауның беренчел звеносы хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен хезмәт тораклары белән тәэмин итүне йөкләде. Тиешле йөкләмә Кремль сайтында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Торакны үзенә алу өчен медицина хезмәткәре 10 ел дәвамында бердән дә ким булмаган ставкага эшләргә тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Шулай ук, Путин ихтыяҗы булган медицина хезмәткәрләренә торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен өстенлекле тәртиптә бирергә кушты. Моннан тыш, алар ташламалы шартларда ипотека кредитлары ала алачак. Ул беренче чиратта медицина хезмәткәрләре балаларына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар бирүне йөкләде.

Йөкләмәнең үтәлеше турында 1 декабрьгә кадәр, аннары ярты елга бер тапкыр хәбәр итү бурычы куелган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100