news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин артистларны беренче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин артистларны 2026 елда беренче тапкыр билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Юллама текстын Президент администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко «Россия» илкүләм үзәгендә мәдәният эшлеклеләрен бүләкләү тантанасында укыган. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Артист көне Константин Станиславскийның туган көненә туры килүе белән символик мәгънәгә ия. Ул билгеләп үткәнчә, бәйрәм талантын һәм энергиясен театрга, кинога, эстрада һәм цирк сәнгатенә багышлаучыларны хөрмәтли, тарихи, мәдәни һәм рухи мирасны саклауга өлеш кертә, мәгърифәтчелек һәм халыкка хезмәт итү традицияләрен үстерә.

Путин Артист көне илнең мәдәни тормышында традицион вакыйгага әйләнәчәк, дип ышаныч белдерде.

Тантана бүген «Россия» илкүләм үзәгендә узды. Бәйрәмне оештыру идеясен Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, халык артисты Владимир Машков тәкъдим иткән. Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган.

Артист көне хәзер ел саен 17 гыйнварда, СССРның беренче халык артисты Константин Станиславскийның туган көнендә билгеләп үтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot