news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Армиягә чакырылыш оештыру тарихта калачак

Хәрби техника, гаскәрләр каршына куелган бурычлар катлаулану сәбәпле, профессиональ армиягә ихтыяҗ арта.

Владимир Путин: Армиягә чакырылыш оештыру тарихта калачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин армиягә чакырылыш оештыру иртәме-соңмы тарихта калачак дип белдерде. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Чакырылыш акрынлап-акрынлап тарихка кала бара. Дөрес, моның өчен вакыт һәм тиешле финанслау кирәк", - диде Путин "Энергомаш" НПО хезмәткәрләре белән очрашуда.

Хәрби техника, гаскәрләр каршына куелган бурычлар катлаулану сәбәпле, хәзер профессиональ армиягә ихтыяҗ арта, дип аңлатты Президент. Шулай да кайсыбер дәүләтләр тулысынча профессиональ армиягә күчми, чөнки тирән квалификация таләп ителмәгән мәсьәләләр дә бар.

Космик тармакта эшләүче яшь белгечләргә армиядән калып тору өчен вакыт бирү турындагы сорауга җавап итеп, Владимир Путин фәнни роталар турында искә төшерде. Фәнни роталарда, махсус үзәктә хезмәт өчен конкурста бер урынга биш кеше туры килә, диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot