news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин ана капиталын киңәйтү турындагы законны имзалады

Әлеге документ ярдәмендә гаиләләр беренче баласы тугач ук сертификат алачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин ана капиталын киңәйтү турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Закон проекты дәүләт башлыгының РФ Федераль Җыенына Юлламасында телгә алынган йөкләмәләр нигезендә әзерләнгән. Әлеге документ ярдәмендә гаиләләр беренче баласы тугач ук сертификат алачак – ул быелның башыннан беренче сабые дөньяга килгән яки уллыкка бала алган гаиләләргә кагылачак.

Закон программаның гамәлдә булу вакытын 2026 ел ахырына кадәр, шулай ук түләүләрнең еллык индексациясен озайта, сертификат һәм ана капиталы акчаларын бирү вакытын киметә. Баланы бердәнбер уллыкка алучы булган әтиләргә дә беренче бала өчен түләүләр алу хокукы бирелә.

Дәүләт Думасы ана капиталын киңәйтү турындагы закон проектын 20 февральдә кабул итте.

Россиядә ана капиталы программасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча әзерләнгән «Демография» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100