Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Алты ел эчендә 30 меңнән артык җәмәгать киңлеген ямьләндерәчәкбез
Россиядә 2030 елга кадәр 30 меңнән артык җәмәгать киңлеген ямьләндерү ниятләнә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.
«Россиядә тулаем алганда алты ел эчендә 30 меңнән артык җәмәгать киңлеген тәртипкә китерәчәкбез. Хөкүмәттән елга яр буйларын, парк, скверлар, тарихи үзәкләрне төзекләндерә торган төбәкләргә өстәмә ярдәм күрсәтүен сорыйм», – дип белдерде Путин.
Президент бу өлкәдә төзекләндерү-ямьләндерүгә, зур проектларга 360 млрд сум акча бүлеп биреләчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз