Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Айрат Гатиятовка өченче класслы дәүләт киңәшчесе исемен бирде
Россия Президенты Владимир Путин Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятовка өченче класслы гамәлдәге дәүләт киңәшчесе исемен бирде. Бу хактагы карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
«Башкарма хакимиятнең федераль органнарында хезмәт итүче федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең класслы дәрәҗәсен тапшырырга. Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятовка өченче класслы Россия гамәлдәге дәүләт киңәшчесе исемен бирергә», диелә документта.
Искәртик, Айрат Гатиятов Татарстанда туып-үскән. 2012-2015 елларда ул ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының ярдәмчесе булып эшләгән, аннары 2019 елга кадәр шул ук министрлыкның Дәүләт, максатчан һәм тармак программаларын формалаштыру идарәсе башлыгы, ә аннары министр урынбасары булган. 2019-2020 елларда Гатиятов РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән.
Айрат Гатиятовның РФ фән һәм югары белем министры урынбасары вазифасына керешүе турында 2021 елның июнендә билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз