news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады

«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин аэропортлар, диңгез һәм елга портларына, шулай ук тимер юл станцияләренә мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Анда билгеләп үтелгәнчә, географик объектка бөек шәхеснең исемен бирү аның атамасын үзгәртмәячәк. Бу Россия тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә. Анда Татарстанның «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнаша.

Тавыш бирүгә нәтиҗә 5 декабрьдә ясалачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot