news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: 9 Май ул - һәрвакыт хисле, күңелләргә үтеп керерлек көн

Россия Федерациясе Президенты, РФ Кораллы Көчләре Баш командующие Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле ветераннар, солдатлар, матрослар, сержант һәм старшиналар, мичман һәм прапорщиклар, офицерлар, генераллар, адмираллар, фронтовиклар, махсус хәрби операция геройлары! Сезне иң изге бәйрәм белән тәбриклим. Бүген ата-бабаларыбызны хөрмәтлибез, алар туган җиребезне саклап, нацизмны тар-мар итте, Европа халыкларын азат итте, хезмәт батырлыгына иреште», – дип башлады Президент сүзен.

«Бүген без Бөек Ватан сугышында гомере өзелгәннәрнең якты истәлеге алдында баш иябез. Безнең арадан киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, неонацистларның атышларыннан, террактлардан һәлак булган тыныч халык алдында, Россия хакына көрәштә яу кырында ятып калганнар алдында баш иябез», – диде Путин һәм бер минут тынлык игълан итте.

Президент 9 Май бәйрәме һәр гаиләдә бәйрәм ителүен әйтте. «Хөрмәтле ветераннар, дуслар! 9 Май ул һәрвакыт хисле, күңелләргә үтеп керерлек көн. Һәр гаиләдә геройларны хөрмәтлиләр, фотографияләр карыйлар, туганнарын искә алалар. Җиңү көне бөтен буыннарны берләштерә, без гасырлык традицияләргә таянып алга барабыз. Бергәләп Россиянең имин киләчәген тәэмин итәрбез. Россия өчен! Җиңү өчен!» – диде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100