news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Россия икътисадының ныклык запасы җитәрлек

Россия икътисадының үзен ышанычлы тоеп, алга баруы өчен ныклык запасы җитәрлек. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.

«Россия ныклык запасы туплады», – диде ул.

Президент тулай төбәк продукты күләменең үсеше 3,5 процент көтелгәнен әйтте. «Бу бик яхшы күрсәткеч. Сәнәгать производствосы арта. Эшкәртү сәнәгате үсеше ел дәвамында 7,5 процент булачак, мондый хәлнең күптән булганы юк иде», – диде Путин.

  • Бүген Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе уза. Эфир Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә билгеләнгән иде.
  • Мәскәүдә Гостиный дворга студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган. Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.
  • Беренче тапкыр Путин россиялеләр белән аралашу өчен туры эфирга беренче срокка сайланганнан соң 1,5 ел узгач - 2001 елның 24 декабренә чыкты. Узган ел «Туры элемтә» дә, зур матбугат конференциясе дә үткәрелмәде. Шулай итеп, бүген чара соңгы ике елда беренче тапкыр уздырыла һәм юбилей, егерменче туры эфир.

news_right_1
news_right_2
news_bot