news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен максатка ярашлы дип саный

Россия Президенты әлеге карар турында тыныч эш режимында уйларга вәгъдә итте.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен максатка ярашлы дип саный. Бүген зур матбугат конференциясе барышында ул шул хакта хәбәр итте.

«31 декабрьне ял көне итүгә килгәндә, мин моны, әлбәттә, максатка ярашлы дип саныйм, - диде Путин. - Әмма моны ничек эшләргә икәнлеген һәм аны менә хәзер, ашык-пошык, Яңа ел алдыннан хәл итәргә кирәкме-юкмы, анысын белмим».

РФ Президенты сүзләренчә, кайбер эш бирүчеләр 31 декабрьне ял көне дип игълан иткән инде. «Әгәр моны мөмкин әйбер дип тапканнар икән, аларны бары тик хуплыйм гына. Кайсы да булса ял көнен 31е белән алыштырырга мөмкинме? Мөмкин. Бары тик боларның барысына да тыныч кына анализ ясарга, май аенда өстәмә ял көненнән мәхрүм итеп, бакчачыларга зыян китермиме-юкмы икәнлеген карарга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкин», - дип искәртте ул.

Россия Президенты әлеге карар турында тыныч эш режимында уйларга вәгъдә итте.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, тиешле боерыкны имзалап, 31 декабрьне республикада ял көне итүе хакында язган иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100