Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә
Төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә.
«Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр — эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазгыять төрлечә үсеш ала», — диде Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә.
Президент авыру дәрәҗәсе бик югары булган төбәкләргә аеруча игътибарлы булырга кушты. «Моннан чыгып, төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый. Ихтыяҗ булса, 7 ноябрьдән соң озайтырга була», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз