news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак

Якын көннәрдә әлеге чарага гаммәви мәгълүмат чаралары өчен аккредитация игълан ителәчәк.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак. Россия дәүләте башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдерде.

«Президент 21 апрельдә Федераль Җыенга юллама белән чыгачак. Урынын ачыклап бетерербез, хәзерге вакытта бу юнәлештә эш бара. Төрле вариантлар бар», - диде Песков журналистларга.

Аның сүзләренчә, якын көннәрдә шулай ук әлеге чарага гаммәви мәгълүмат чаралары өчен аккредитация игълан ителәчәк һәм бер үк вакытта аның үткәрелү урыны турында хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot