news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: 2030 елга минималь хезмәт хакы 35 мең сумга җитәргә тиеш

РФ Президенты Владимир Путин алты елда минималь хезмәт хакы күләмен 35 мең сумга җиткерү бурычын куйды.

«2020 елдан башлап минималь хезмәт хакы күләме 1,5 тапкыр артты: аена 12 мең сумнан 19 мең сумга кадәр. 2030 елга ул тагын ике тапкыр диярлек артырга тиеш – 35 мең сумга кадәр», – диде Президент Федераль Җыенга еллык юлламасында.

Путин әйтүенчә, бу социаль пособиеләрдә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларында чагылыш табачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot