news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 2023 елга Россиядәге минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) аена 16 242 сум тәшкил итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган шундый закон хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

«2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 16 242 сум күләмендә билгеләргә», – диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100