news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин 2022 ел башында Федераль җыенга Юллама белән чыгыш ясаячак

2021 елда Владимир Путин парламентка 21 апрельдә мөрәҗәгать иткән иде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның 2022 ел башында Федераль җыенга булачак юлламасына әзерлек башланган.

Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Концептуаль яктан әзерлек башланды, әмма текст буенча эш бар, соңыннан һәрвакыттагыча президент үзе эшләп бетерәчәк», — дип җавап бирде журналистлар соравына Кремль вәкиле.

Песков сүзләренчә, юллама ел башында булачак. 2021 елда Владимир Путин парламентка 21 апрельдә мөрәҗәгать иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot