news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 2021 ел ахырына кадәр ана капиталы программасын озайтырга тәкъдим итте

Акчага аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләр аны айлык түләүләр төрендә алырга мөмкин, дип аңлаткан Россия Президенты.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Программа 2018 ел ахырында төгәлләнергә тиеш иде, дип искәрткән Путин.

“Кешеләр алга таба нәрсә була дип, даими рәвештә мөрәҗәгать итеп тордылар. Ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга, шулай ук аны куллануда өстәмә мөмкинлекләр кертергә тәкъдим итәм”, – дип шәрехли Россия Президентын агентлык.

Акчага аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләр аны айлык түләүләр төрендә ала алачак, дип аңлаткан Россия Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100