news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин 2020 елга кадәр елына 154 миллион квадрат метр торак төзергә чакырды

Гражданнарның бары 18 проценты гына торак проблемаларын мөстәкыйль хәл итә ала. Премьер фикеренчә, “әлеге санны ким дигәндә 60 процентка җиткерергә тырышырга кирәк”

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). 2020 елга яңа торак сафка бастыру күләме елына 154 миллион квадрат метрга кадәр артырга тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Владимир Путин күпләп торак төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Ул билгеләп узганча, 2012 елга кадәр яңа торак төзү күләмен елына 155 миллион квадрат метрга җиткерү зарур. Мондый күләмгә күпләр торак төзү стратегиясен тормышка ашыру хисабына ирешергә ниятләнә.
В.Путин ассызыклаганча, 2003-2007 елларда торак сафка бастыру темпы ике тапкыр артып, 38 миллионнан 61 миллион квадрат метрга җиткән. Төзелеш күләмнәренең шактый өлешен шәхси торак тәшкил итә, территорияләрне комплекслы үзләштерү проекты гамәлгә ашырыла башлады.
Әмма торакка бәя элеккечә үк югары. Әйтик, гражданнарның бары 18 проценты гына үз торак проблемаларын мөстәкыйль хәл итәргә сәләтле. В.Путин фикеренчә, “әлеге санны ким дигәндә 60 проценка җиткерергә тырышырга кирәк”, дип хәбәр итә РБК.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, 2006-2007 елларда “Россия гражданнарына уңайлы һәм һәркем алырлык торак” илкүләм проектында катнашырга тиешле гаиләләрнең 25 проценты катнаша алмаган. Күптән түгел таратылган РФ Хисап палатасы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге нәтиҗәгә проектның гамәлгә ашырырга юнәлдерелгән федераль бюджет акчаларын файдалануны тикшерү китергән.
2006-2007 елларда илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 91,6 миллиард сум акча каралган булган, аларның 72,7 миллиард сумы – программа хисабыннан. Тикшерелгән вакытка илкүләм проектны тормышка ашыруга файдаланылган федераль бюджет акчалары күләме 75,2 миллиард сумны яки 70,6 проценты тәшкил иткән.
Шул ук вакытта Хисап палатасы коллегиясенә тәкъ дим ителгән аналитик язмада соңгы елларда илдә төзелә торган торак күләме тотрыклы рәвештә арта диелгән. Әйтик, 2007 елда 2000 ел белән чагыштырганда торак сафка бастыру күләме 2 тапкыр диярлек арткан, өстәвенә, артымның күп өлеше илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытына туры килә.
2006 елда гражданнарга бирелгән ипотека кредиты күләме 263,6 миллиард сум тәшкил иткән, бу расланган план күрсәткеченнән 2,4 тапкыр артык. 2007 елда әлеге күрсәткеч 556,4 миллиард сумга җиткән, бу 2006 ел белән чагыштырганда 211,1 процент дигән сүз.














news_right_1
news_right_2
news_bot