Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин 2015 нче елны Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте
Президент уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү бурычын куйды
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Россиядә 2015 нче ел Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кремльдә Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгышында хәбәр итте.
Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил дип танылган. “Бездә уртача яшәү дәвамлылыгы хәзерге вакытта 71 яшьне тәшкил итә. Якын арада уртача гомер озынлыгын 74 яшькә кадәр арттыруга нигез бар дип саныйм, шулай ук үлем күрсәткечләрен киметүдә сыйфатлы динамикага ирешү өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм”, - диде Путин.
Президент халык үлемендә төп сәбәпләрнең берсе йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булуына ишарәләп, 2015 нче елны йөрәк -кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итү ниятен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз