news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 20 февральдә Федераль җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Россия Президенты вазифасында Владимир Путин өчен быелгы юллама унбишенчесе булачак.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 20 февральдә Федераль җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама ясап хәбәр итә. «Президент 20 февральдә Федераль җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк», - диде ул.

Кремль вәкиле сүзләренчә, чараны яктырту өчен журналистларны аккредитацияләү 15-17 февраль уздырылачак.

Дмитрий Песков Президентның еллык юллама белән Мәскәүдә чыгыш ясаячагын искәртте, анда нинди темалар күтәреләчәген аерым әйтмәде.

Россия Президенты исә соңгы атнада һөнәри берлекләр белән очрашулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне юлламада исәпкә алыныр дигән иде. Мәсәлән, «Эшлекле Россия» форумында ул шулай диде.

Быел Россиядә дәүләт башлыгының ил үсешендәге төп юнәлешләр турында ел саен парламентка мөрәҗәгать итү практикасына 25 ел тула. Беренче тапкыр Президент Борис Ельцин Федераль җыенга юллама белән мөрәҗәгать иткән иде. Шушы еллар эчендә Борис Ельцин еллык юллама белән - 6, Владимир Путин – 14, Дмитрий Медведев 4 тапкыр чыгыш ясаган. Быелгысы Владимир Путин өчен 15нче юллама булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100