news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 14 декабрьдә елга нәтиҗәләр ясаячак

Владимир Путин 14 декабрьдә елга нәтиҗәләр ясаячак
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин 14 декабрьдә берләштерелгән туры линия һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында елга нәтиҗәләр ясаячак. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«14 декабрьдә Владимир Путин елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу - программа, ягъни элеккечә үк телевизион каналлар проекты. Ул туры линия һәм йомгаклау матбугат конференциясенең берләштерелгән форматы булачак», - диде Песков.

Мондый формат беренче тапкыр гына файдаланылмый – моңарчы ул 2020 елда (ул чагында ике чараны да элеккеге рәвешендә үткәрергә пандемия комачаулаган иде) кулланылды.

Әлеге чара күпме дәвам итәчәк, дигән сорауга Кремль вәкиле: «Путин белән зур матбугат конференциясе һәм туры линиянең алдан билгеләнгән төгәл вакыты юк. Бу – озакка сузылган һәм бай эчтәлекле чара», - дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100