news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Познер "Татмедиа" генераль директорына эксклюзив интервью бирде

Иртәгә, 28 сентябрьдә, "Атна вакыйгалары" порталында танылган алып баручы һәм журналист белән интервью чыгачак.

Владимир Познер "Татмедиа" генераль директорына эксклюзив интервью бирде
Султан Исхаков

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Танылган телевидение алып баручысы һәм журналист Владимир Познер "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Татар-информ" агентлыгы өчен эксклюзив интервью биргән.

Кузьмин белән әңгәмә вакытында Владимир Познер Татарстан Республикасының башкаладан ничек күренүен, узган сайлауларга мөнәсәбәтен, илдәге гомофобия һәм Голливудтагы сексуаль ызгышлар турында сөйләде. Шулай ук ни өчен Россия турында фильм төшермәве хакында уртаклашты.

Владимир Познер белән интервью иртәгә, 28 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоны «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100