Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Познер: Кешедән аның туган телен тартып алырга ярамый
Милли телнең үсешен кысрыклау протестлар тудыра, дөрес түгел дип саный телетапшырулар алып баручы.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Милли телнең үсешен кысу яхшы нәрсәгә китерми, төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында танылган телетапшырулар алып баручы һәм журналист Владимир Познер сөйләде.
«Бу мәсьәләнең килеп чыгуы сәер (республикада милли телләрне өйрәнү турында. Т-и иск.). Кайсы милләткә каравыбызны әйтсәк, моның төп күрсәткече - безнең тел. Тел безне чагылдыра, рус теле — русларны, француз теле — французларны һәм, әлбәттә, татар теле — татарларны. «Рус телен өйрәнү мәҗбүриме?» дип сорасалар аңлар идем әле мин. Ләкин үз республикаңда андый мәсьәлә булырга да тиеш түгел», - диде Познер.
Ул шулай ук чит илләрдә төрле телләрнең яшәү мисалларын китерде. Шулай итеп, Канадада француз теле бөтенләй легитим. Моннан тыш, Квебекта — ул беренче тел, ә инглиз теле — икенче. Финляндиядә бик күп швед финнары яши, һәм барлык язулар бөтен җирдә дә ике телдә бара. Мәктәпләр швед телендә һәм швед финнары өчен эшли. Бельгиядә өч тел бар — алман, француз һәм нидерланд телләре гамәлдә.
«Алар барысы да тигез хокуклы, һәм бу анда бик яхшы абыйлар һәм апалар булганнан түгел, чөнки анда кешедән үз туган телен тартып алырга ярамаганын аңлаган кешеләр эшли. Бу протест тудыра, бу дөрес түгел», — дип белдерде Познер.
- Владимир Познер белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ»ның YouTubе каналында карарга мөмкин булачак.
- «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көннәрендә 13.30 сәгатьләрдә карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз