news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Познер: Казанның аурасы ошый

Танылган телетапшырулар алып баручысы Татарстанны Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе дип атады.

Владимир Познер: Казанның аурасы ошый
Султан Исхаков

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Танылган телевидение алып баручысы һәм журналист Владимир Познер «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Татарстанга сәфәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Казанда минем берничә тапкыр булганым бар. Шәһәр миңа бик ошый, ул ниндидер тере. Аның аурасы яхшы. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Мин бит монда яшәмим, тик биредә бер атна вакыт эчендә, миндә шундый хис булды. Ул динамик, ул үсә бара», - диде Познер. Аның сүзләренчә, бу Россиянең алдынгы һәм прогрессив төбәкләренең берсе.

«Мин монда медицина эше белән бәйле булган идем. Монда Татарстан табиблары белән эшләүче Америка табиблары килде. Һәм, Россиядә бик авыр хәлдә булган сәламәтлек саклау системасының монда ничек оештырылуын күрдем. Күргәннәрем миндә бик яхшы тәэсир калдырды. Америка табибларын алардан өйрәнер өчен китертү үзе күп нәрсә турында сөйли», - дип өстәде ул.

  • Владимир Познер белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга була. Видеоверсияне «Татар-информ»ның YouTubе каналында карарга мөмкин.
  • «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көннәрендә 13.30 сәгатьләрдә карый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot