Хиҗаб татарларның милли киеме түгел, татарлар беркайчан да хиҗаб киеп йөрмәгәннәр. Һәрвакыт яулык бәйләгәннәр. Әлеге карар чыкканнан соң, безнең төркемнәрдә берничә көн инде бәхәс бара. Шул хакта сөйләшәләр.
Бездә рус өлкәсе булгач, гел христиан динен өйрәтәләр. Иконалар да монахлар бар җирдә. Шуңа хиҗабларга караганда безне күбрәк шул мәсьәлә борчый әле. Бер үзбәк хатыны сөйләгән иде: дәрес вакытында рус рухание килә һәм балаларны дөрес итеп чукынырга өйрәтә. Моның малае өченче сыйныфта укый торган булган, күрәсең, «миңа ярамый», дип әйтергә курыккан. Өйгә кайткач, «мине Аллаһы Тәгалә җәзалаячак», дип еларга тотына. Аннан соң әнисе: «Ни өчен сез сыйныфта мөселманнар бармы, дип сорамадыгыз соң?» – дип мөрәҗәгать тә итеп карый. Бездә менә шундыйрак мөнәсәбәт.
Әлеге чыккан карар хиҗабларга, кара киемгә киенеп, бөркәнеп йөрүгә кагыла. Әмма яулыкка каршылык күрсәтүче бернинди карар да юктыр. Мин үзем дә мәктәп территориясенә кайчак яулыкта киләм, ләкин беркемнең дә, беркайчан да сүз әйткәннәре булмады. Бу закон хиҗабларга каршы чыккан инде», - дип, аңлатты ул.
Соңрак ул Владимир өлкәсенең берничә мәктәп директоры белән элемтәгә кереп, әлеге мәсьәлә карата фикерләрен белешүен әйтте. «Бездә тулысынча ябынып йөрүче кызлар юк, бары тик яулык белән озын итәк киеп йөрүчеләр генә. Директорлар яулык бәйләүне тыймауларын, моның киресенчә чисталык билгесе булуын гына әйттеләр.
Аннан соң бер танышым белән дә элемтәгә кердем. Аның намаз укучы ике кызы бар, әмма алар, сүзе булмасын өчен яулыксыз йөриләр. Кайбер ата-аналар арасында: «Әгәр дә мәктәп директоры яулык киюне тыйса, мин балаларымны өйдә укуга күчерәчәкмен», - диючеләр дә булган, ахрысы. Мөселман балалары бездә күп үзе, әмма татарлар түгел, ә үзбәк, таҗик, төрекмән. Ләкин, рус өлкәсе булгач, бездә капланып йөрүчеләр аз.
Әлегә карар чыкты гына, алга таба ничек булыр, әмма яулык киюне тыючы булмады әле. Аннан соң ул директордан да тора бит, ди ул.
Җәмәгатьчелекнең хиҗабны тыюга карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова һәм Гөлүзә Ибраһимова белеште.