news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир өлкәсендә «Татар чәе кичәсе» булды

Владимир өлкәсендә «Татар чәе кичәсе» дип аталган традицион чара узды. Бу юлы татар чәе кичәсе Әниләр көненә багышланды. Кадерле әниләргә җылы сүзләр әйтелде, җырлар багышланды. Ковров шәһәре имамы, Владимир өлкәсе мөфтие Вафа хәзрәт Яруллин дин турында әңгәмә үткәрде.

Бу чара «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе белән туры килде. Анда кунаклар да катнашты һәм бергәләп татарча диктант яздылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессыныңы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Токмач кис», «Пәрәмәч яса» конкурслары, «Тәрҗемә» интеллектуаль уены зур уңыш белән үтте. Иң актив катнашучыларга милли бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot