Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Мединский кинозалларны модернизацияләү программасында актив катнашырга чакырды
Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан җитәкчелеген торак пунктларда заманча кинозаллар булдыру программасында активрак катнашырга чакырды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте.
“Татарстанда 20дән артык модернизацияләнгән кинозалның ачылуы турында әйтелде. Кинотеатрларны модернизацияләү программасы белән без кешеләрне кинопремьераларга якынайтабыз - кайчандыр кинотеатр булып, алар ябылган торак пунктларына кинозалларны кайтарабыз. 20 кинозал ул Татарстан өчен күп түгел. Мин сезне алга таба да бу программага актив катнашырга чакырам”, - диде министр.
Владимир Мединский программага кертелә ала торган шәһәрләрдә халык саны планкасын күтәрүләрен әйтте. Хәзер 900 мең кешесе булган шәһәрләрдә әлеге федераль программа кысаларында кинозалларны заманчалаштыра алалар.
“Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләр дә катнаша ала. Күп заллы кинотеатрлар ачыгыз, безгә мөрәҗәгать итегез – ярдәм итәрбез. Иң заманча җиһазлар бирәбез, кәнәфиләр урнаштырабыз”, - диде ул.
Владимир Мединский әлеге программаның төп шартын да искәртеп узды. “Иң мөһиме – сеансларның 50 проценты Россия киносы булсын”, - диде ул.
Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы тәмамланды. Коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз