news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Мединский Казанда узачак III Халыкара мәгариф министрлары форумына килә

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский иртәгә Казанда узачак III Халыкара мәгариф министрлары форумына килә. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Без үзебезнең дөньяга караш технологияләрен көчләп такмыйбыз һәм төрле юнәлешләрдә сыйфатлы белгечләр әзерләү буенча үз технологияләребез белән уртаклашырга әзербез. Без гуманитар юнәлешләрдә аңлату мәсьәләләре буенча фикер алышырга да әзер. Бу уңайдан зур булмаган серне ачам - иртәгә форумга Владимир Мединский киләчәк», - дип белдерде министр.

Ул искәртеп үткәнчә, Россия башка илләргә мәгариф системасын үстерүдә ярдәм итәргә әзер һәм хезмәттәшлек өчен ачык булып кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot