Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Машков Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Олег Табаков театры сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Владимир Машков Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең яңа рәисе итеп сайланды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Аның өчен — 176 тавыш, каршылар — 20», – дип белдерде Союз съезды делегатларының яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап комиссиясе рәисе Сергей Морозов.
Рәис биш елга сайлана. Машков оешма белән 30 елга якын җитәкчелек иткән Александр Калягинны алмаштырган. Яшерен тавыш бирүдә бөтен Россиядән 208 делегат катнашкан.
- Владимир Машков — актер, режиссер, продюсер, сценарист, Россия Федерациясе халык артисты. 1963 елның 27 ноябрендә Тула шәһәрендә туган. 1989-1990 елларда — Антон Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать академия театры актеры. 1990 елдан 2013 елга кадәр Олег Табаков җитәкчелегендәге Мәскәү театрында («Табакерка») хезмәт итә. «Матросская тишина», «Ревизор», «Миф о Дон Жуане» спектакльләрендә катнаша. Тулы метражлы кинода дебюты 1989 елда «Зеленый огонь козы» драмасында Никита исемле егет роле белән башлана. Гомумән алганда, 50дән артык фильм һәм сериалда төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз