news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Машков Камал театрының яңа бинасы турында: Бу – искиткеч иҗат мәйданы

Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында Россиянең халык артисты Владимир Машков «Татар-информ»га узган елда Казанга килүе турында сөйләде.

«Мин Татарстанга узган елда килдем. Без беренче тапкыр «Алтын битлек» фестивален Мәскәүдә түгел, ә Камал театрының яңа бинасында уздырдык. Бу – искиткеч иҗат мәйданы», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук Петербургта узган форумнан соңгы тәэсирләре белән дә уртаклашты.

«Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы һәрвакыттагыча искиткеч. Монда бик күп эшлекле программалар булды, төрле килешүләр имзаланды», – дип йомгаклады сүзен артист.

news_right_1
news_right_2
news_bot