news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Маркин "РусГидро" генераль директорының беренче урынбасары вазифасына керешкән

Элегрәк ул РФ Тикшерү комитетының ММЧ белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән иде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Владимир Маркин "РусГидро" ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары вазифасына керешкән, дип хәбәр итә "Интерфакс" энергохолдинг чыганагына сылтама белән.

Хәбәр ителгәнчә, 7 октябрьдә юстиция генерал-майоры Владимир Маркин президент указы белән РФ Тикшерү комитетының ММЧ белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән иде.

Маркинның отставкага рапорт бирүе хакында 21 сентябрьдә билгеле булган. Ул чакта Маркин яңа эш урыны турындагы сорауга җавап бирмәгән иде. Шулай да элек ягулык-энергетика комплексы чыганагы "Интерфакс"ка Маркин Тикшерү комитетыннан эштән киткәннән соң "Русгидро" ГАҖ генераль директоры урынбасары вазифасын биләргә мөмкин, дип белдергән булган. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot