Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Маркин "Русгидро" генераль директорының беренче урынбасары булачак
«Русгидро» – Россиянең иң эре энергетика холдингларының берсе, ул РФдә һәм чит илдә 70 тән артык энергетика объектын берләштерә.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин указы белән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән Владимир Маркин"Русгидро" генераль директорының беренче урынбасары булачак. Бу хакта Маркин үзе хәбәр итте дип яза "ТАСС".
«Русгидро» – Россиянең иң эре энергетика холдингларының берсе, ул РФдә һәм чит илдә 70 тән артык энергетика объектын берләштерә. Компания составына керә торган электр станцияләре егәрлеге 38,5 ГВт тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз