news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир өлкәсендә журналистлар утырган автобуска ут капкан

Янгын чыкканда автобус салонында 12 кеше булган.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Владимир өлкәсендә журналистлар утырган автобуска ут капкан, дип хәбәр итә ТАСС.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре “ПАЗ” автобусында Владимир шәһәре сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерүне яктырту өчен барган.

Янгын чыкканда автобус салонында 12 кеше булган.

Кешеләрне оператив рәвештә эвакуацияләгәннәр. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot