news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгән 14 кешенең шәхесе ачыкланган

Чит ил эшләре министрлыгы сайтында исемлек һәм паспорт мәгълүматлары бирелгән.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Владимир өлкәсендә җомгага каршы төндә юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгән 14 Үзбәкстан кешесенең шәхесләре ачыкланган. Аларның исемлеге республика Чит ил эшләре министрлыгы сайтында бирелгән. Бу хакта шимбә көнне министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип җиткерә “РИА Новости”.

Владимир өлкәсендә тимер юл кичүендә автобус Санкт-Петербург – Түбән Новгород поезды белән бәрелешә. Соңгы мәгълүматлар буенча, 17 кешенең, шул исәптән, ике баланың гомере өзелгән.
Автобуста 58 кеше булган: 56 пассажир – Үзбәкстан гражданнары һәм Казахстаннан ике машина йөртүче.

"Мәскәүдәге Үзбәкстан илчелеге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Владимир өлкәсе буенча Баш идарәсенә сылтама белән 2017 елның 6 октябрендә булган юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгән 14 Үзбәкстан кешесенең шәхесләре ачыклануын җиткерә”, – диелгән Чит ил эшләре министрлыгы сайтында. Сайтта исемлек һәм паспорт мәгълүматлары да бирелгән.

Министрлык мәгълүматлары буенча, хастаханәдәге тагын өч Үзбәкстан кешесе дәвалана, аларның хәле бик авыр, диелә.

Тагын төрле имгәнү, җәрәхәтләр алып зыян күргән 36 үзбәкстанлы хастаханәгә керүдән баш тарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100