news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир өлкәсендә поезд белән автобус бәрелешкән – 18 кеше үлгән

Һәлак булучылар арасында балалар да бар.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Владимир өлкәсендә 56дан да ким булмаган кеше утырган пассажир автобусы тимер юлда һәлакәткә очраган – поезд белән бәрелешкән, дип яза “Известия”.

Автобусның Санкт-Петербургтан Түбән Новгородка барышы булган. Ул хәрәкәт итү тыелган вакытта поезд юлын чыгып калырга теләгән, дип фаразлана. Икенчел фараз буенча, автобус тимер юлда сүнеп калган булырга да мөмкин.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 18 кеше үлгән, аларның өчесе – балалар, дип җиткерә ТАСС агентлыгы. Хастаханәгә озатылганнар арасында дүрт кеше (ике бала) реанимациядә, диелә.

Һәлакәт Мәскәү вакыты белән 03.39 сәгатьтә булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot