news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир өлкәсендә поезд бәрдергән автобусның тимер юлда сүнеп калган булуы ачыкланган

Пассажирларның бер өлеше автобусны этеп чыгарырга тырышып караган.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Владимир өлкәсендә пассажир автобусы белән пооездның бәрелешүенә китергән сәбәпләр ачыкланган.

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы җиткерүенчә, автобус тимер юлда сүнеп калган.

Пассажирларның бер өлеше тиз генә салоннан чыгып, автобусны этеп чыгарырга тырышып караган, әмма булдыра алмаганнар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлакәттә үлүчеләр саны 19 кешегә җиткән, дип яза “Известия”. Үлүчеләр Үзбәкстан гражданнары, диелә. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү алды эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100