news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир өлкәсендәге һәлакәттә 19 түгел, 16 кеше һәлак булган – Россия тикшерү комитеты

Үлүчеләр арасында бер бала да бар.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Владимир өлкәсендәге һәлакәттә – автобус белән поезд бәрелешендә 19 түгел, 16 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия тикшерү комитеты җиткерә, дип яза ТАСС агентлыгы.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 кеше үлгән, шул исәптә бер бала да бар. Калган пассажирлар, алар арасында балигъ булмаганнар да бар, хастаханәгә озатылды”, – дип җиткергәннәр  Тикшерү комитеты матбугат үзәгеннән.

Пассажирлар һәм поезд бригадасы зыян күрмәгән, дип җиткергән Россия тимер юллары оешмасы.

Һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклау, төбәк вице-губернаторы Михаил Колков җиткерүенчә, Владимир шәһәрендә алып барылачак. Анда транспорт белән бару җайлырак, туганнары да килер, дип белдергән ул. Хәзер исән калганнарга ярдәм күрсәтү буенча эш бара. Вакытлыча урнаштыру пунктында урын әзерләнгән, анда психологлар, табиблар, тикшерү һәм полиция хезмәткәрләре эшли.

Исегезгә төшерәбез, Владимир өлкәсе Покров станциясе районындагы һәлакәт бүген иртән булган иде. Хакимият мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар Үзбәкстан гражданнары.

Зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100