news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программалары дәвам итәчәк

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры балалар һәм яшьләр белән эшләүгә киләчәктә дә зур игътибар биреләчәген искәртте.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүген министрлыкның коллегия утырышында республикада яшьләрнең төрле башлангычларына булышучы программалар киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

“Яшьләр – безнең кадрлар резервы, – дип исәпли Владимир Леонов. – Без моны аңлыйбыз, Татарстан җитәкчелеге, Президент та аңлый. Ике ел элек без министрлык коллегиясендә республикада яшьләр сәясәтен үстерүгә, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар кабул иткән иде. Бүген алар яхшы нәтиҗә бирә, шуңа күрә икътисади шартларга карамастан, бу программаларны дәвам итү өчен тырышачакбыз”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100