Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Леонов яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру яклы
Казанда Татарстан Президенты катнашында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе утырышы узды
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләренең хезмәт хакын балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнеке белән тигезләү тәкъдиме белән чыкты.
"Шул вакытта безнең тармактагы хезмәт хакы дәрәҗәсе 2018 елга Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы күләменең 100 процентын тәшкил итәчәк", - диде Владимир Леонов ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе утырышында. Ул Идел буе спорт академиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
"Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе һәм перспективалары" дигән темага утырыш Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга 20 ел тулуга багышланган. В.Леонов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан яшьләр сәясәте өлкәсе - ул 400дән артык учреждение һәм 3 мең белгеч.
"Ел саен республика вәкилләре федераль конкурсларда җиңү яулый. әлеге тәҗрибәле кадрларны саклап калу һәм тармакка яшь белгечләр җәлеп итү өчен, заманча технологияләрдән файдаланып, комплекслы эшләр башкарыла. Шул ук вакытта безнең тармак үсешен тоткарлаучы актуаль мәсьәләләр кала бирә, аларның берсе - дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең түбән хезмәт хакы", - дип билгеләп үтте В.Леонов.
Бүгенге көндә яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә белгечләренеке белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр түбәнрәк. 2014 елның 9 аенда әлеге өлкәдә хезмәт хакы дәрәҗәсе - 11 мең 233 сум. Яшьләр сәясәте учреждениеләре Президентның 2012 елның 7 маенда имзаланган 597нче Указы кысаларында юл картасына керми калган. Әмма төбәкләргә, республика бюджеты акчалары хисабына, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакы күләмен арттыру мөмкинлеге бирелгән.
"Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы - дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләренең хезмәт хакын балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнеке белән тигезләү", - дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз