news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов "Ярдәм" мәчете янындагы инклюзив паркны дөнья чемпионаты мирасы дип атады

Татарстанның спорт министры Казанда ачылган əлеге парк спорт белəн шөгыльлəнергə чакыручы үзəк булыр дип ышана.

Владимир Леонов "Ярдәм" мәчете янындагы инклюзив паркны дөнья чемпионаты мирасы дип атады
Александр Эшкинин

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге янындагы паркны быел узган футбол буенча дөнья чемпионатының мирасы дип атады. Бу хакта Владимир Леонов парк ачылышында əйтте.

Әлеге мәйданчык начар күрүче балалар өчен инклюзив уен паркы булып тора. Спорт министры Владимир Леонов паркны булдыру идеясе быел узган футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ук барлыкка килүен əйтте. "Əлеге парк дөнья чемпионатының мирасы да. Ул спорт белəн шөгыльлəнергə чакыручы үзəк булып торсын иде. Спорт белəн шөгыльлəнүегезне телим, алга!", - диде ул.

Парк 570 квадрат метр мəйданны тəшкил итə. Биредә һəркем түлəүсез шөгыльлəнə ала. Уен һәм спорт инфраструктурасы булган әлеге төрдәге парклар Волгоград, Саранск, Ростов-на-Дону, Калининград һәм Түбән Новгородта бар. Инклюзив парклар футбол буенча быелгы дөнья чемпионаты узган Россиянең 11 шəһəрендə ачылыр дип көтелə.

"Мөмкинлеклəре чиклəнгəн кешелəр аерым игътибарга мохтаҗ. Аларга заманча шартлар тудырабыз. Партнерларыбыз - Россиядəге Coca-cola системасына һəм "Обнаженные сердца" балаларга ярдəм итү фондына безнең региондагы инклюзив җəмгыятькə көч биреп торган өчен рəхмəт", - диде Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Парк Татарстан Республикасы хөкүмəте, Казан шəһəре администрациясе ярдəме белəн төзелгəн. Проект балаларның һəм яшүсмерлəрнең физик, менталь яки сенсор үзенчәлекләренә карамастан, аларның яшьтəшлəре белəн спортта шөгыльлəнү, уйнау мөмкинчелеген булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла.

Тантанадан соң, "Раштуа кәрваны” проекты волонтерлары тернәкләндерү үзәгендәге балаларга яңа ел бүләкләре тапшырды, мəйданчыкта кызыклы мастер-класслар да күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100