news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: “Якын арада Kazan-Arena стадионын җитди әзерлек хәленә китерәбез”

“Россия-2018” оештыру комитеты генераль директоры А.Сорокин сүзләренә караганда, таләпләр стадионга гына түгел, ә аның территориясенә дә куела

  (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). FIFA һәм “Россия-2018” оештыру комитеты вәкилләренең Kazan-Arena стадионына карата шелтә-кисәтүләре юк, дип билгеләп үтте оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин журналистларга.

 Бүген FIFAның футбол буенча 2018 нче елгы дөнья чемпионатын кабул итәчәк стадионнарга инспекцион визитының икенче көне, дип искәртте ул. Кичә делегация Санкт-Петербургта стадионында булды, Казаннан Сочига һәм Мәскәүгә китәчәк.

 “Визитның максаты – планлаштырылган карарларны карау, стадион тирәсен зоналаштыру, төрле агымнарның кисешүенә юл куймас өчен, оптималь ысуллар табу, ягъни чемпионат якынлашканда күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, барысын да нәтиҗәле эшләү”, - дип белдерде Сорокин.

 Куелган таләпләр стадионга гына түгел, ә аның территориясенә дә кагыла, дип сөйләде ул. “Дөнья чемпионаты вакытында зур мәйданчыкларны файдалану таләп ителүе сер түгел: стадион тирәли шәһәрчек булачак, анда кунак кабул итү зонасы һәм коммерияцияле партнерлар чатырлары урнашачак. Парковкаларга да таләпләр башкача булачак. Стадион яны территориясе мөмкинлекләрен дә мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигү ниятләнә”, - диде “Россия-2018” оештыру комитеты генераль директоры.

 Гомумән алганда, хис-кичерешләр яхшы, дип билгеләп үтте спорт түрәсе. “Без ярты көн генә эшләдек, көннең икенче яртысында күргәннәр буенча җентекләп фикер алышу һәм вак оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Әлбәттә, стадионны үзгәртеп төзергә беркем дә җыенмый. Ниндидер канәгатьсезлек турында сүз дә бармый – бу визитның максаты түгел”, - диде А.Сорокин.

 “Якын арада проект карарларын төгәлләрбез һәм стадионны дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр кубогын үткәрергә "хәрби хәзерлек" хәленә китерербез дип өметләнәм”, - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

 “Хәзер без функциональ юнәлешләрне, транспорт планын формалаштырабыз, җанатарлар белән зур эш башкарыла. Казанда эре спорт чаралары үткәрелү нәтиҗәсендә, безнең профессиональ менеджерлар, белгечләр командасы бар, алар безнең алга FIFA һәм оештыру комитеты куйган мәсьәләләрне хәл итәргә әзер”, - диде ул.

 ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры шулай ук, киләчәктә дә FIFA һәм “Россия-2018” оештыру комитеты белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәле булуына ышанычын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100