news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов: “Уңышка ирешү өчен, спорт белән яшәргә кирәк”

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Яңа ел белән котлады

 (Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Яңа ел алдыннан, яшькә карамастан, күңел белән яшь булып калырга һәм спорт белән яшәүне теләде. Искәртеп узабыз, күптән түгел ул «Спорт FM Казань» радиосында «ГТО-шоу» программасы кунагы булды.
“Спорт белән яшәү мөһим. Шуңа күрә кыш чаңгыга басарга, ә җәй йөгерергә, ялларда гаилә белән берәр кая чыгарга вакыт табуыгызны телим, хәзер мөмкинлекләр бар. Спорт модада, ул тренд, безнең лидерларга гына карагыз – алар барысы да төз гәүдәле. Уңышка ирешү өчен, күңел белән яшь булырга һәм спорт белән яшәргә кирәк”, - диде В.Леонов.

news_right_1
news_right_2
news_bot