Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Леонов Татарстанның иң яхшы спортчыларын бүләкләде
Бүген Владимир Леонов ТР Спорт министрлыгында Татарстанның 2025 елда аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы спортчыларын бүләкләде.
Бүләкләнүчеләр арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты призерлары Юлия Сохацкая һәм Родион Севастьянов, йөзү буенча дөнья беренчелегенең бронза призеры Ралинә Гыйләҗева, бокс буенча Россия чемпионатының көмеш призеры Сергей Сергеев һәм башкалар булды.
Владимир Леонов «ТИ-спорт» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә 2025 елны спорт казанышлары күләме ягыннан югары бәяләде.
«2025 ел Татарстан өчен спорт казанышларына бай ел булды. Кайбер дөньякүләм спорт федерацияләре әкренләп безнең өчен спорт чикләрен ача башлады. Татарстан спортчылары Россия җыелма командасы составында ярышларда катнаша. Халыкара изоляциягә бәйле рәвештә, соңгы елларда илкүләм стартлар популярлашты. Күптән түгел җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын искиткеч дәрәҗәдә уздырдык. Күп кенә спортчылар, тренерлар аның Россия тарихында иң яхшы чемпионат булуын билгеләп үтте», – диде ул.
Быел бик күп спорт объектларында ремонт ясалды. Шул исәптән Үзәк стадион реконструкцияләнде. Киләсе көздә Россия дәрәҗәсендә зур ярышлар уздыру планлаштырыла, диде Татарстан спорт министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз