news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Татарстанда спортның адаптив төрләре үзәген булдыру теләген белдерде

Владимир Леонов Татарстанда спортның адаптив төрләре үзәген булдыру теләген белдерде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда спортның адаптив төрләре үзәген булдыру идеясен тикшерәләр. ТР спорт министры Владимир Леонов ТР Иҗтимагый палатасында ТР Спорт министрлыгының максатлары турында фикер алышуда шул хакта хәбәр итте.

«Безнең барлык коллективлар үз йортларын тапсын өчен, адаптив спорт төрләре үзәген булдыру турында сөйләшүләр алып барабыз, әлегә бездә андый урын юк», - диде ул.

Шул исәптән бу урын Россия чемпионатында икенче ел рәттән алтын медальләр яулаган коляскалы баскетбол буенча «Крылья Барса» командасына күнегүләр үткәрү өчен локация булырга да мөмкин, дип өстәде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot